Чувашстанның Тукай авылында фәнни-гамәли конференция
2017 елның 8-9 декабрендә Чувашстан Республикасы Комсомол муниципаль районының Тукай урта гомуми белем бирү мәктәбенә 150 ел тулуга багышланган «Татар мәктәбенең үсеш перспективалары турында» дигән төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.
Бүгенге көндә Тукай урта гомуми белем бирү мәктәбендә 314 бала белем ала, 33 укытучы хезмәт куя. Мәктәп бинасы 2013 нче елда төзекләндерелгән һәм шул вакытта мәктәпкәчә балалар төркеме ачылган. Анда бүгенге көндә 70 бала йөри. Мәктәптә заманча спортзал, 90 кешегә исәпләнгән ашханә, заман таләпләренә туры китерелгән 20 уку кабинеты, бай китапханә, спорт мәйданчыгы бар. Мәктәпнең ветеран укытучысы озак еллар директор вазыйфасын башкарган Ә.М.Баһәветдинова да мәктәпнең үткәне бай, киләчәге зур икәнлеген ассызыклады.
Чарада Комсомол районының мәгариф бүлеге җитәкчесе вазыйфасын үтәүче Л.М.Антонова, ЧР милли-мәдәни автономиясе рәисе Ф.А.Гибатдинов, Урмай авыл җирлеге башлыгы М.М.Зәйнуллиннар катнашты. Педагогика фәннәре кандидаты Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институтының директор урынбасары М.М.Гибатдинов, филология фәннәре кандидаты Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Э.Х.Кадирова, ТР Мәгарифне үстерү институтының Милли мәгариф лабораториясе җитәкчесе М.Р.Шәеховларның чыгышлары төбәкара конференциядә катнашкан Чувашстан Республикасы Комсомол, Батыр районнарыннан, Татарстан Республикасы Кайбыч районыннан килгән укытучыларда, укучыларда зур кызыксыну уятты. Чыгышлар Тукай мәктәбе укучыларының җыр-биюләре белән үрелеп барды. Төшке аштан соң конференциянең дәвамы Тукай мәхәлләсендә «Татар мәктәбенең үсеш перспективалары турында» исемле түгәрәк өстәл кысасында үтте.






