Милли мәгариф оешмаларының күргәзмәсендә катнашу.
21 апрельдә Казанның Баскет-холл спорт сараенда Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде. 25 регионнан килгән 3500 укучы һәм башка бик күп тамашачы катнашында үткән чарада Татарстандагы милли мәгариф оешмаларының күргәзмәсе дә оештырылды. Әлеге күргәзмәдә Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты да актив катнашты: үтәлгән эшләргә хисап бирде һәм үзенең гамәлдәге проектларын тәкъдим итте. Күргәзмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кызыксыну белән карадылар.

