Нәтиҗәле коммуникатив технологияләр буенча курслар.

10-20 июль көннәрендә Казанның 146нчы мәктәп базасында татар теле һәм әдәбияты укытучылар өчен биш төркемдә ике көнлек курслар үткәрелә. Казаннан 139, Яшел Үзәннән 11, Лаештан 5, Югары Осланнан 22, Бөгелмәдән 24, Чаллыдан 9, Түбән Камадан 10, Кама Тамагыннан 4, Балтачтан 3, Арчадан 2, Буадан 3, Биектаудан 3, Алабугадан 2, Мамадыштан 8, Питрәчтән 1, Спасстан 2, Чистайдан 2 укытучы катнаша.

 Курслар барышында укытучылар татар телен чит тел буларак өйрәтүдә нәтиҗәле коммуникатив технологияләр белән таныша. Әлеге укытучылар 2017-2018 уку елыннан рус төркемнәрендә яңа буын «Сәлам!» татар теле дәреслеге буенча укыта башлыйлар.

​

​

​

​

​

​

​

​

​

​