Педагогның һөнәри-иҗади үсеш пространствосы - Пространство професионально-творческого развития педагога

20 нче июнь көнне Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының актлар залында «Педагогның һөнәри-иҗади үсеш пространствосы – Пространство професионально-творческого развития педагога» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Бу сөйләшү «Педагогическая деятельность в условиях реализации ФГОС ОО и профессионального стандарта педагога – Гомуми белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын һәм педагогларның профессиональ стандартын гамәлгә кую чорында педагогик эшчәнлек» дигән дип аталган квалификация күтәрү курсы кысаларында оештырылды.

«Түгәрәк өстәл» эшендә катнаштылар:

Россия Федерациясенең 17 төбәгеннән килгән татар теле укытучылары һәм татар балалар бакчасы тәрбиячеләре;

Бөтендөнья Татар Конгрессы вәкиле;

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы һәм чит төбәкләр белән хезмәттәшлек оештыручы белгече;

«Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга» газетасы, «Мәгариф» һәм «Тылсымлы куллар» журналы журналистлары ;

“Татарлар “ һәм “Белем дөньясында” телевизион тапшыру журналистлары;

«Ак бүре» балалар китабы нәшрияты редакторы;

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә тәрбия һәм милли мәгариф лабораториясе хезмәткәрләре. «Түгәрәк өстәл» утырышын Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты проректоры, педагогика фәннәре кандидаты Лилия Фәннүр кызы Салихова алып барды.

Гомуми белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын һәм педагогларның профессиональ стандартын гамәлгә кую чорында хезмәттәшлекнең кыйммәте, чит өлкәләрдә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен махсус квалификация күтәрү программасы эшләнү һәм гамәлгә куюның көнүзәклелеге ассызыкланды. Татарстан Республикасы хөкүмәтенә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты җитәкчелегенә, мәктәпкәчә тәрбия һәм милли мәгариф лабораториясенә рәхмәт сүзләре җиткерелде.

«…Ерак араларны якын итеп профессиональ компетентлыкларын камилләштерергә килгән милләттәшләребезне Мәгарифне үстерү институтында кабул итү куанычлы да, бик җаваплы да.

Җаваплы, чөнки Россия Федерациясе мәгарифен яңарту юнәлешендә бик җаваплы чор. Беренчедән, бу белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын һәм педагогларның профессиональ стандартлырын эффектив гамәлгә кую чараларын эзләү чоры. Икенчедән, шушы яңарыш чорында татар телебезне укыту мәсьәләләрен уңышлы хәл итү, эзләнү чоры. Димәк, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тәкъдим иткән квалификация күтәрү программасы Россия Федерациясе хөкүмәте заказын да, татар милләте заказын да комплекслы хәл итү юлларын күрсәтергә бурычлы.

Куанычлы, чөнки Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы шушы зур бурычны безнең институтка ышанып тапшырды», – диде институт ректоры Рина Ринадовна; атна буена дәвам итәчәк эшчәнлектә активлык һәм нәтиҗәлелек юлдаш булуын теләде.