Рус төркемнәрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары министр белән очрашты

Рус төркемнәрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары министр белән очрашты

2017 нче елның 8 нче февралендә Казан шәһәренең Мәскәү районы М.С.Устинова исемендәге 102 нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасының Премьер-министры, Мәгариф һәм Фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов методик сертификация кысаларында Казан шәһәренең рус төркемнәрендә эшләүче 50 татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашты. 2016 нчы елның сентябреннән башланган методик сертификация ел дәвамында тормышка ашырыла. Чарада Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе, Казан шәһәре идарәсенең Методик үзәк җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, Мәгарифне үстерү институты ректоры һәм белгечләре катнашты. Инглиз теле белгече В.Н.Мещерякованың авторлык системасы буенча телгә өйрәтү методикасы буенча эшләүче 102 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдулбариева Т.А. 1 нче сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе күрсәтте.