Татар телен рус телле укучыларга өйрәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан яңа “Сәлам” укыту-методик комплекты белән укытучылар таныштыру
Татар телен рус телле укучыларга өйрәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан яңа “Сәлам” укыту-методик комплекты белән укытучылар таныштыру
2017 нче елның 9 нчы февралендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Казан шәһәренең татар башлангыч мәктәп, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен Яңа Савин районының 179 нчы номерлы аерым предметларны тирәнтен өйрәнү мәктәбендә семинар уздырды. Семинарда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Ринат улы Мөхәммәтов, милли мәгариф идарәсе башлыгы Гөлназ Хәмзә кызы Исмәгыйлева, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча баш белгеч Богавеева Рәйханә Әмин кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, башлангыч мәктәп кафедрасы доценты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы, “Сәлам” укыту-методик комплекты авторлары катнашты.
Илдар Ринат улы милли мәгариф өлкәсендә алып барылган эшләр, яңалыклар, проблемалар һәм алда торган бурычлар белән таныштырды. Татар телен рус телле укучыларга өйрәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен яңа укыту-методик комплектлары белән танышырга тәкъдим итте.
Алга таба сүзне дәреслек авторлары алды. Рашат Нух улы Якупов “Сәлам” укыту-методик комплектының концепциясе белән таныштырды. Башка авторлар укытучылар белән мастер-класслар үткәрде.
Залдагы укытучылар үзләренең кызыксынуларын белдереп, укыту-методик комплекты буенча сораулар бирделәр. Сорауларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Гөлназ Хәмзә кызы Исмәгыйлева, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча баш белгеч Богавеева Рәйханә Әмин кызы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының башлангыч мәктәп кафедрасы доценты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы, дәреслек авторлары җавап бирде.
Казан шәһәре укытучылары 2017 нче елның 15 нче февраленә “Сәлам” укыту-методик комплектына мәгариф бүлекләренә заказ бирергә булдылар. Ә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре Институтта башлангыч мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучыларын яңа укыту әсбаплары белән эшләргә әзерләү программасы барлыгын белдерде.






